ТАБУ II и. полинез. 1) Башлыча борынгы кабиләләрдә нинди дә булса сүзләрне, предмет яки эш-хәрәкәтне тыю йоласы. Бу илләрдә сары төскә табу булган: гади халыкка сары төстә киенергә дә ярамаган, сары төскә өйләрне дә, башка әйберләрне дә буярга рөхсәт булмаган. Татар, уян!

2) Тыелган, рөхсәт ителмәгән шундый нәрсә. Әмма мәшһүр Туфанның бу әсәренә кагылырга ярамый торган әйбер – табу итеп карау дөрес булмас иде. Безнең гәҗит

3) Гомумән, тыю, рөхсәт итмәү күренеше, гамәле. Безнең өйдә гомумән сүгенүләргә, тәмәке тартуларга табу салынган булганлыктан, татарча да сүгенә белми идем. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә