ТАБУ I ф. 1) Кирәкле, файдалы, кызыклы һ.б.ш. берәр нәрсәне күрү, үзенә алу яки кайдалыгын хәтерләп калу. Борын-борын заманда, кешеләр әле агачка, ташка табынган чорда, бер адәм, аудан кайтышлый, тимердән ясалган бер хикмәтле әйбер табып ала. М.Мәһдиев. Бервакыт Аю урманда бер көмеш тәңкә табып алган. Г.Гыйльманов 2) Кем дә булса югалткан, онытып калдырган нәрсәгә очраклы рәвештә тап булу. --- бездә бит чак кына бер яхшылык эшләр хәл юк, хәзер дилбегә буе итеп газетага язып чыгалар. Берәрсенең онытылып калган сәгатен табып хуҗасына тапшырсаң да, трамвайда картларга урын бирсәң дә ---. Ф.Яруллин 3) Көтмәгәндә кемне яки нәрсәне очрату, юлыгу, тап булу. Мең сагыштан телгәләнгән йөрәк Уйламаган җирдә тапты сине. Ф.Гыйләҗев. – Ә бу кешене мин беләм, – диде Әхмәт, көтмәгәндә алтын тапкандай шатланып. – Ул – татар. М.Кәбиров 4) Югалган яки яшерелгән нәрсәне махсус эзләп, кайда икәнен белү, билгеләү. Яшерелгән байлыкны, революция елларында табып, дәүләткә тапшырган булулары бар. А.Тимергалин. Газзәбануның бөтен уе тизрәк төргәктәге хатны табып уку иде. Г.Галиева 5) Кызыксынып, кирәксенеп, махсус эзләгән кемгә яки нәрсәгә тап булу, аны күрү, ачу. Роберт дустымның хәлләре ничек икәнен сорашмакчы булып, институтта эзләштереп карасам да, табып булмады. В.Нуруллин. Йөреп арыгач, табып булмас ахры, дигәндә генә, эзләгән чардуганына юлыкты. Н.Хәсәнов 6) Нәрсәне дә булса кулга төшерү, юнәтү, кайдан да булса эшләп яки сатып алу. Кибеттән кибеткә йөри торгач, бүләкнең менә дигәнен тапты каенана. Ф.Яруллин. Бөтен ярминкәне бетереп эзләсәң дә мондый затлы муенсаны таба алмассың. А.Гадел 7) махс. Уйланулар, тикшеренүләр, эзләнүләр нәтиҗәсендә ниндидер ачыш ясау, кирәкле, әһәмиятле фикергә килү. Иң күренекле акыл ияләре ике мең ел буена эзләп-эзләп тә таба алмаган гүзәл формула иде ул! А.Тимергалин. Эдуард тагын әллә нинди машиналар уйлап табар әле... А.Гыймадиев 8) махс. Төрле яктан уйлап, тикшереп, берәр нәрсәне хәл итү, билгеле нәтиҗәгә килү, чишелеш юлын күрү, файдалы киңәш бирү, уңышлы фикер әйтү, дөрес юл күрсәтү. Апай, шкафка сөялеп, табышмак әйтергә тотынды: – Җомак әйтәм, җөмен тап! – диде. Г.Бәширов 9) мат. Исәпләп чыгару. Бу картлар, баксаң, алгебраның бер бүлеген өйрәнеп, санның кубын табып утырганнар икән. М.Мәһдиев. Сумманы табу 10) махс. Билгеле үзенчәлекләреннән чыгып ачыклау, аеру, билгеләү. Таймасның тизрәк картадан карап, Пулководан бер сәгать унбиш минутлы меридианда урнашкан җирне табасы килә иде. А.Тимергалин. Җөмләнең иярчен кисәкләрен табу 11) Махсус эзләнүләр нәтиҗәсендә нәрсәнең дә булса чынлыкта булуын ачыклау, дәлилләү, раслау. Аның байлыгын, сирәк очрый торган үсемлекләрен табарга, билгеләргә тиешбез. Х.Ибраһим 12) Бала тудыру. Баланы да законлы иреннән табачак. Н.Гыйматдинова. Ә мин сиңа тупырдап торган әллә ничә малай табып бирәчәкмен. Г.Галиева 13) махс. Чыгару, җитештерү (табигый байлыклар тур.). Ә шәһәрдә шикәр комын каян алалар икән? Нефть кебек җир астыннан гына табалар микән? Мөҗәһит. Бу шахталарда ташкүмер табалар 14) махс. Алу, бүлеп чыгару. Эфир майларын төрле үсемлекләрдән табалар 15) күч. Казану, кулга төшерү, эшләп алу, булдыру (акча, матди байлык тур.). Барый ага бүрек тегә, бүрек сата, Имаметдин имин генә итек баса. Такта ярып, акча табып йөри күпләр, Калганнары төрле җирдә начальниклар. Г.Афзал. Ашыйсы ризыгыңны уннарча чакрымнар әлсерәп чабып табарга кирәк. А.Хәсәнов 16) күч. Берәр эш-гамәл, максат өчен иң уңайлы вакыт, юл, мөмкинлек сайлау, форсаттан файдалану. Син, Нәзир дус, ничек тә вакыт табып килеп чык инде. Ф.Яруллин. Нургали артыннан хат җибәрергә әмәлен таба күр, яме. Г.Галиева 17) күч. Казану, яулау, ирешү, билгеле яктан танылу (уңыш, дәрәҗә һ.б.ш. тур). Ахыр бу шәһәрдә шөһрәт тапты. К.Насыйри. --- донос дигәч, минем күңелгә донос белән шөһрәт тапкан кешеләрнең һәммәсе килделәр. Г.Исхакый 18) күч. Дучар булу, юлыгу, үз башына төшкәнне кабул итү, билгеле хәлгә төшү, тару. Күрән би үзенең үлемен аяк астыннан тапты. Н.Фәттах. Һәм, чыннан да, нәфесен баса алмаучы һәр сабырсыз үлемен таба торды. Н.Сәйяр 19) күч. Нәрсәдер кемгә дә булса насыйп булу, туры килү, өлешенә чыгу. Беркөнне шатлык Шәяхмәтнең дә ишеген тапты. М.Мәһдиев. Еллар үтеп, дөньялар тынычлангач кына, тере вакытта иясен таба алмаган орден, бик күп җирләрне урап, Нурмигөл түтинең кулына килеп керә. Ф.Яруллин 20) күч. Берәр сыйфат, билге, үзенчәлек һ.б.ш.лар нәрсәдәдер чагылу, күренү. Шуның өстенә, «кырык» сүзе кеше тормышының бик күп тармакларында, матди һәм рухи дөньясында чагылыш тапкан. М.Мәһдиев 21) күч. Берәр нәрсәне уңай тәэсир чыганагы итеп күрү, шулай дип кабул итү. Көндәлек тормыштан ямь-тәм, ләззәт табып яшәү әнә шундый гүзәл мизгелләрдән туадыр... А.Хәсәнов. Мин әйтәм, тукта әле, яшьләр янына барыйм, сез монда мәзәк табып рәхәтләнеп көлешәсез. А.Гадел 22) күч. Берәр нәрсәгә карата билгеле фикердә, карашта, мөнәсәбәттә булу, шул турыда билгеле хөкем чыгару; раслау. --- март аенда гына комиссия үттем, һәм анда мине хәтта диңгез флотында хезмәт итәргә дә яраклы дип таптылар лабаса! В.Нуруллин. Хәзерлеге яхшы булгандырмы, Казанда калу теләге чиксез зурлыктанмы, ул шундый тырышып укыган булып чыктымы, гимназияләрдән килгән бай малайларын да уздырып, йөзләгән кеше арасыннан бушлай уку хокукы бирә торган өч стипендиянең берсенә лаек дип табылды. Р.Мөхәммәдиев 23) таптың күч. ирон. Кемнең дә булса берәр төрле эше, шөгыле, сүзе, фикере көтелгәнчә булмауны, уңышсыз мисал булуны, чынлыкка туры килмәүне белдерә. – Моцартлар, Шубертлар, Глинкалар беркайда да эшләмәгән, шулай да менә дигән итеп яшәгәннәр, иҗат иткәннәр. – Таптың чагыштырыр нәрсә. Р.Вәлиев 24) тапкан күч. Кемнең дә булса берәр эшне, шөгыль, сүз һ.б.ш.ны кабатлавын, артык мавыгуын өнәп бетермичә, ачуланып әйтелә. Курай, курай, имеш, тапканнар бер курай. Ф.Әмирхан. Тапкан бер сүз: балалар да балалар. Г.Ибраһимов ◊ Тапкан бер Табылганнарның барысын да, һәммәсен. Хатыннар халкы бала таба, тапкан бер ир баланы Үрөскан гаскәренә бирә бара. Р.Батулла. --- бала-чагалар тапкан бер савытын күтәреп, каен суына каенлыкка чапты. З.Кадыйрова. Тапма да, бүлешмә дә «Бу кеше белән эш итү авыр, кыен, мондый кешегә эшең төшмәсен» мәгънәсендә. Усал белән тапма да, бүлешмә дә. Т.Гыйззәт Таба башлау Хәл табу ягына үзгәрү; табу очраклары булу. Менә, ниһаять, күңелем тынычлык таба башлады. К.Тимбикова. Иртә-кич ире рухына багышлап догалар укып, юаныч таба башлый. Т.Нәҗмиев Таба тору Әледән-әле, һаман табу. Ә инде эчү әтисенең гадәтенә кереп киткәч дәшми кала алмады, ләкин ата кеше һәр очракта кызы алдында акланырга сәбәбен таба торды. Ф.Яруллин. Сулимов, колхозга килгән саен, Назыйм абыйның вак-төяк кимчелеген таба торды, шуның белән кәефен кыра торды. М.Вәлиев Табып алу Бик тиз табу; бер табып, шуны югалтмыйча дәвам итү. Медведев та алай тиз генә төзәлеп китә алмас, ләкин класс җитәкчесе аның кирәкле кылын табып алган инде. Л.Ихсанова. Ул арада Нурулла да йөрәген кузгаткан хисләр ташкынының бер җаен, тәртибен табып алды ---. М.Вәлиев Табып бару Эзлекле рәвештә табу; һәр очракта табу. – Төшереп котылу ягын карамыйсың, бөтенесен табып барасың, – дигән иде. Г.Галиева. Бүгенгә кадәр гел чарасын табып бардылар Табып бетерү Бик күп, көтелмәгән күләмдә табу, көтелмәгән җирдән табу; барысын да табу. – Гамил абый, бу амбар кенәгәләрен каян табып бетерәсең? – дигән идем ---. Р.Фәйзуллин. Җантай әбинең йортына көндез генә түгел, төнлә дә киләләр. Кайдан им-том табып бетерәдер. Р.Зәйдулла Табып бирү Башка берәү өчен табу. Имеш, әле апаларының кассага салмаган акчасы да булгандыр, табып бир, янәсе. Ә.Баян. Мин моңа «ч» хәрефенә башланган егермедән артык кушамат табып бирдем. С.Шакиров Табып йөрү Берара табу; гел табу; шактый вакыт табу. Ул үзе дә кайчандыр берәүне газап утларына салган, аның сөеклесен үзенә каратып тота алуы белән горурланып, шуннан тәм табып йөргән иде. Айгизә. --- дөнья рәхәтлегеннән балаларча тәм табып йөргән әбисенең болай ачуланган чагын моңа хәтле күргәне булмаган Илсөя дә боекты. М.Әхмәтшина Табып җиткерү Тиешле күләмдә, тиешле вакытка табу. Һаман хуш аваз эстәр, инде ул эстәгән саен шигырь табып җиткермәк тә мөшкел булды ---. К.Насыйри. Күкрәк сөте булсын, ә аны һаман саен табып җиткереп булмый. Х.Камалов Табып карау Табарга тырышу. Исем-фамилиясе дә билгесез кешене Казан хәтле Казанда эзләп табып кара! Г.Әпсәләмов. Я ярый, синең соравыңа бергәләп җавап табып карыйк. Ф.Яруллин Табып китү Табып, шуны саклау, югалтмау, эзлекле дәвам итү. Һәрхәлдә, бу салкынлык өчен Рәфис, беренче чиратта, үзен битәрли, алар белән тәүге очрашуда ук уртак тел табып китә алмавына газаплана иде. А.Вергазов Табып кую Табып әзер итү, алдан ук табу; кинәт табу. Бу китапларны мин сиңа табып куярмын. А.Тимергалин. [Галәветдин:] Хәзер, хәзер, тональностен генә табып куям. Ничек башлана соң әле? Аманулла. Анысы, хәер, белеп булмый, бәлки, табып та куярсың. Г.Каюмов Табып тору Әлегә, күпмедер вакытка гына, вакытлыча табу; даими яки әледән-әле табу. Борын заман бик белемле табиб торган, Сырхауларга әйбәт дару табып торган. Г.Афзал. --- бераз ял итеп, иректә йөреп кайтыйк дип килгән чакларында, Халигулла аларга эшне табып кына тора иде. Ә.Сафиуллин Табып чыгару Әллә кайлардан табу. Кыз нишләргә белми, һаман ай азагын көтәргә кушып, мең төрле сәбәп табып чыгара. Х.Камалов. Ул Акмулланың биографиясенә кагылышлы фактларны аның шигырьләреннән табып чыгара. Э.Галиева |