ТА’БОР и. төрки 1) Бергә күчеп йөрүче чегәннәрнең берничә гаиләсеннән торган төркем. Юк, мин чегән таборына ияреп китәм… А.Хәсәнов. Тимер юл янында урнашкан татар авылын узып, ике чакрым җир үткәч, табор җәйләүгә туктады. И.Диндаров 2) Шуларның вакытлыча яшәү өчен тукталган урыны. Карасёв соңыннан шул урынны барып күрсәтте. Элек бу төштә биш чегән семьясының таборы торган булган. Н.Ямалиев 3) сөйл. Берәр урынга килеп урнашкан зур халык төркеме; әлеге урын үзе. Ниһаять, юлчылар хәлдән таялар, шау-шулы бер табор булып тукталып калалар. Робинзон эзләреннән. Әле Парин урамы белән «Рамстор» арасындагы посадкада «бомжлар таборы» барлыкка килгән, ди. Татарстан яшьләре 4) тар. Россиядә XV–XVII гасырларда походтагы гаскәрнең олаудагы арбалар белән уратып алынган вакытлыча урнашу урыны; ныгытылган хәрби лагерь. Арбалардан боҗра сыман ныгытма – табор яисә «курень» кору скифларда да була. Н.Фәттах. Казаклар таборы 5) тар. Әлеге лагерьны тәшкил иткән, шуңа сыярлык гаскәрдән торган хәрби берәмлек. Вә һәм сарайның тышкы ягыннан берничә табор гаскәр сарайны ихата кыйлып, кылычлар ялангачлап, мылтыкларын корып тордылар. К.Насыйри 6) Авыл тышында, кырда, урманда эшләүчеләрнең станы. Көзге эшкә йомгак ясагач та кырда, таборда, Колхоз җыяр данлы батырларын шушы табынга ---. М.Җәлил. Чуваш таборларына барып чыгам. (Алар, шунда кунып, печән әзерләп яталар иде.) Өмет 7) диал. Туплавык. Таборга төш. Ала тайны мен. З.Зәйнуллин |