ТАБЛЕ’ТКАСЫЗ с. 1. 1) Таблеткасы булмаган; таблеткалары беткән. Таблеткасыз блистер 2) Таблеткалар белән бәйле булмаган; таблетка кулланмаган. Анастасия Николаевна биредә дә сәламәтләндерү алымын тапкан: 18 хатын-кыздан торган «Сәламәтлек» төркеме җыйган, алар «Таблеткасыз тормыш» девизы белән атнага өч мәртәбә спорткомплекска йөриләр. Яңа Чишмә хәбәрләре 2. рәв. мәгъ. Таблетка кулланмыйча. Таблеткасыз нинди иҗат, ди! М.Кәбиров |