ТАБЛЕ’ТКА и. рус 1) Кечкенә яссы түгәрәк, төймә формасындагы берәр нәрсә. Аннары таблетка формасындагы биш төрле химик матдә салабыз. Л.Заһидуллина. Термопластик материал гранула, таблетка яисә онта хәлендә тутыргыч бүрәнкә аркылы цилиндрга салына. Төзү материаллары. Махсус таблетка белән кайнар ризык пешереп була торган бу җайланманы ул гастрольләргә һәрчак үзе белән ала. Шәһри Казан

2) Шундый формада прессланган бер дозалык порошоктан гыйбарәт дару формасы. Көн саен иртән бер таблетка кабул итсәң, йөрәк үлгәннән соң да ике сәгать эшләп тора. Т.Миңнуллин. Күрсәтергә теләмәгән сыман читкә борылып, сәдәп хәтле генә ак таблетка йота. С.Сабиров

3) сөйл. Яссы түбәле, озынча формалы хатын-кыз эшләпәсе. Миңа таблетка килешә. Вуальле таблетка



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә