ТАБИКМӘК и. сөйл. 1) Әче камырдан табага җәеп пешерелә торган, беленнән калынрак камыр азыгы. --- ул кичен казанда кайнаган каз ите, каз мае белән майланган табикмәк исенең өй эченә генә түгел, бөтен урамга таралуы... авыл халкы күңеленә сөйләп тә, язып та аңлатып бетерә алмаслык шатлык өсти, ләззәт бирә. С.Поварисов

2) диал. Бодай кабартмасы

3) диал. Карабодай, тары яки борчак оныннан пешерелгән күмәч. Мескен Зөләйха апа, капка төбенә чыгып я күпер өстенә үк менеп, малаен каршы ала, кулында әрчелгән күкәй, карабодай табикмәге яки бер кыерчык ипи иде. Д.Салихов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә