ТАБИГЫЙ с. 1. 1) Табигатькә (1 – 2, 4 мәгъ.) бәйле; табигатьтә булган; табигать тарафыннан барлыкка китерелгән. Кояш, Ай, йолдызлар, Һава, Җил, Җир, Ут, Су, Яңгыр, башка бик күп галәми, табигый җисемнәр, күренешләр, ияләр дә Күк Тәңре карамагында икән. Г.Гыйльманов. --- ясалма агачлык чын, табигый урман шикелле күкрәп утырачак! В.Имамов 2) Табигатьтәге геофизик, климатик һ.б.ш. күренешләр белән бәйле. Әгәр эш турында документ табигый афәт (җир тетрәү, су басу, көчле давыл, янгын һәм башка шундый сәбәпләр) аркасында югалса һәм аларны яңадан тергезеп булмаса, --- ике яки күбрәк шаһитның күрсәтмәләре нигезендә [закон] эш стажын раслауны рөхсәт итә. Өмет 3) Организмның биологик үзенчәлекләре белән бәйле; шуның ихтыяҗлары белән аңлатылган. Тоткын парашага килде, торуы шул кечкенә табигый йомыш өчен икән. Г.Ибраһимов. Кызда табигый инстинкт сөйләшә иде, гакыл түгел. Р.Мөхәммәдиев 4) Тумыштан, нәселдән килә торган. Ул җырга, биюгә оста, мандолина чиертергә дә өйрәнеп алды, табигый зәвыгы һәм мөлаемлыгы белән аерылып тора. А.Тимергалин. Расих иптәш Сабировның кечкенә генә бер табигый кимчелеге барын күпләр белмидер әле. Т.Нәҗмиев 5) Табигать кануннары нигезендә бара торган, биологик закончалык булып торган. Алар арасында табигать шартларына тагын да җайлашу, камилләшү, нәселне саклау һәм тагын да яхшырту әнә шундый табигый сайланыш белән бара. А.Хәсәнов 6) Табигатьтән (1 мәгъ.) табыла торган, табигатьтә булган нәрсәләрдән ясалган; натураль. Аңа дарчин төсендәге табигый буяу белән төрле бизәкләр төшерелгән. Р.Ахунҗанова. «Район өчен, бигрәк тә табигый газ кертүдә күп эшләде бит», – дип тә өстәде. Т.Нәҗмиев 7) Нәрсәнең дә булса табигатенә (8 мәгъ.) хас булган, асылын тәшкил иткән, гадәти, үзенеке. Димәк, телдә стилистик чара буларак сүзләр, әйләнмәләр кабатланганда, икенче тел формаларына механик рәвештә иярмичә, туган телдәге сөйләмнең табигый агышын тоеп һәм аны бозмаслык итеп, иҗади эшләргә кирәк. Р.Юсупов 8) Мөнәсәбәт, холык, кыланыш, үз-үзен тотыш һ.б.ш.да ясалмалылык булмаган, беркатлы, эчкерсез, саф, самими. --- һәрвакыт үзенең табигый хәлендә, ләкин табигый хәленә аның бәйсезлек һәм үз-үзенә ышану хас булса кирәк, һәркем белән бертөсле, алдына килүченең йөзенә күтәрелеп карарга һәм сүзенә җавап бирергә иренми, кыскасы, чын кеше һәм әйбәт директор булырга тиеш. Ә.Еники. Кунакчыллыклары табигый, эчкерсез иде. Р.Газизов 9) Барлыкка килүе көтелгән, мантыйклы, закончалыклы булган. --- атлар бар җирдә малай кешенең чуалуы – бик табигый нәрсә, аңа юньләп игътибар да итмиләр. Ә.Еники. Шуңа күрә «Татар әдәбияты дөньясы» сериясенең беренче томлыгы булган Аяз Гыйләҗевнең рус телендәге китабына кереш сүзне Чыңгыз Айтматов язуы – бик табигый хәл ---. Мәгариф 10) Гадәти, гадәттәге, һәрвакыттагы. Чөнки тормышның табигый агышын үзгәртергә хакыбыз юк. Ф.Баттал. Концерт табигый агымда барды. Ф.Яхин 2. рәв. мәгъ. 1) Гади рәвештә, ясалма итмичә. --- уйламастан һәм шулкадәр табигый әйтелде ки, Рәхилә, ихтыярсыз, янә эченнән әле генә әйткән сүзләрен кабатлап куйды. Ә.Еники. – Истә, Вилдан, көн дә истә, – диде ул пышылдап һәм көче җиткәнчә табигый елмаерга тырышып. Ф.Садриев 2) Үз җае белән, гадәттәгечә; гадәти рәвештә. Аның каушамавын, үз-үзен бик табигый тотуын күреп, Суфия ханым җиңел сулап куя: хәзер инде ул кызы уенда хур булыр дип курыкмый. Г.Әпсәләмов. Анысы ничектер табигый кабул ителә, ир кешегә бу килешеп тора иде сыман. М.Маликова 3. хәб. функ. Гадәти булу, мантыйклы күренү. Яшь чакта башны югалтып хисләргә бирелү табигый. М.Маликова. Билгеле, ара-тирә кылган гамәлләр, сайлаган юнәлешләр хакында бәхәсләр кузгалуы да бик табигый. С.Хафизов 4. кер. сүз функ. Әлбәттә, билгеле, һичшиксез. Табигый, әңгәмәдә катнашучыларның күбесе читтән килгән кеше булганлыктан, Казан белән башка бер губерна шәһәре арасындагы аерманы бигүк чамалап бетермиләр. Р.Мөхәммәдиев. Табигый, без театрны бик тә ярата идек, аның могҗизасы каршында хәзер дә баш иябез. И.Гыйләҗев |