ТАБИГЪ хәб. сүз иск. 1. 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса тәэсиренә буйсынган. Җирдәге һәммә алмашынулар – тик аның (кояшның) тәэсиренә генә табигъ. Г.Ибраһимов 2) Берәүнең хакимлеге астында булу, аның властена бәйле булу. Госманлы дәүләтенә табигъ булган бу Мәмәт әфәнде кебек шөбһәле затлар Русиядә аз түгелдер. З.Биһиев. Барыннан да озаграк көрәшүче таифә башкортлар булган, алар да ике елдан соң Мәскәүгә табигъ булганнар. Г.Әхмәров 2. с. мәгъ. Билгеле бер дәүләтнең хакимлегендәге, шуңа бәйле. Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте һәм аңа табигъ мәхәлләләр исеменнән Корбан бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Кызыл таң 3. и. мәгъ. Билгеле бер дәүләт, монарх кул астындагы кеше; подданный. Тугры табигъ |