ТАБИГАТЬ и. гар. 1) Тирә-яктагы органик һәм органик булмаган дөнья, материаль дөнья, галәмдә бар булган нәрсә. Борынгы галимнәр, табигать серләренә төшенеп ачышлар ясаган саен, ул ачышлардагы гүзәл тәртипне, иплелекне, мәгънәлелекне, зәвыкны тоеп, Ходайга гыйбадәт кылганнар. Шәһри Казан. Кар-бураннар, җил-давыллар, көзен корыган яфрак коелу – болар табигать күренешләре. Өмет 2) Органик дөнья, үсемлек һәм хайваннар дөньясы. Көн кызуыннан бөтен табигать әлсерәгән. Г.Гыйльманов. Бөтен табигать уяна, Каңгылдаша казлар да. А.Сафин 3) Тудыручы, барлыкка китерүче көч буларак дөнья. Табигать миңа шундый бер күңел биргән: ямь, нәфасәт алдында бөтен дөньямны онытам. М.Фәйзи. Буйны табигать саранланып биргән булса да, кыяфәте генералныкы. А.Тимергалин. Табигать-анабызны берөзлексез пычратып, аның зәңгәр күгенә «Оргсинтез», дары заводлары агуларын очыртып, Идел, Казансу кебек елгаларыбызга «шифалы» калдыклар агызып, без үзебез күптән «табигать диверсантлары»на әйләнеп бетмәдек микән инде? Шәһри Казан 4) Билгеле бер төбәкнең һавасы, җир-суы, үсемлек һәм хайваннар дөньясы һ.б.ш.лардан гыйбарәт табигый шартлары. Табигате җәннәткә тиң Кырымның. Р.Мөхәммәдиев. Биек тау астында урнашкан бәләкәй татар авылының табигате искиткеч матур, чишмәләрендәге суларын эчеп туялмаслык ---. Д.Гыйсметдин 5) сөйл. Шәһәрләрдән читтә булган урыннар: урман, болын һ.б.ш.лар. Таш өйләр ардырган, машиналар тавышын ишетәсе килмәгән чакларда гаиләбез белән табигатькә чыгабыз. Р.Рахман. Көннәр җылы һәм матур торганда, күпләр табигатькә чыгарга, кояш астында ешрак булырга тырыша. Шәһри Казан 6) Кешенең тумыштан килә торган табигый сыйфатлары, кешенең, кеше организмының ихтыяҗлары, биологик үзенчәлеге. Күрәсең, адәм баласының табигате шундыйдыр инде: нинди генә эш кылырга тотынса да, башта үзен хаклы саныйдыр, шуңа инанып тотына торгандыр. В.Нуруллин. Ләкин хатын-кыз һәм ир-ат кеше табигате буенча бертигез булсалар да (инстинктлар һәм органик хаҗәтләр икесендә дә бар), шулай да төрле җенес вәкилләре буларак аерылалар. Безнең гәҗит 7) сөйл. Характер, холык. Рәсим табигате белән бераз тәкәбберрәк, әмма Зөлфиянең чаялыгы ул тәкәбберлекне челпәрәмә китерә торды. Ф.Яруллин 8) Нәрсәнең дә булса асылы, төп үзенчәлеге. Без сугышның социаль табигатен --- ачкан көрәшченең әче сүзләрен укыйбыз. М.Җәлил. Мәрткә китү табигате белән гадәти йокыдан берни белән дә аерылмый. Безнең гәҗит ◊ Табигать баласы Тәрбиясе, холкы, үз-үзен тотышы белән гади, беркатлы, саф күңелле кеше (гадәттә авыл кешесенә карата). Һәрхәлдә, цивилизация вәкиле булуга караганда күбрәк табигать баласы булып калган Ринатка шулай тоелды. Җ.Юныс. Табигать кочагы Саф һавасы, яшеллеге, суы булган урын. Шәһәр шау-шуыннан качып, табигать кочагына киткән романтик шәхес диңгездә дә үзенә тынычлык таба алмый. М.Мәһдиев. Чыннан да, барыбыз да, табигать кочагына чыгып, саф һава суларга яратабыз. Р.Низамова. Табигать эче к. табигать кочагы. Докторлар миңа берничә айга авылга китеп, табигать эчендә яшәргә киңәш иттеләр. А.Шамов. Шул урманда йөреп, табигать эчендә тәгәрәп үстем. Р.Вәлиев |