ТАБИБ и. гар. 1) Югары белеме булган медицина белгече; врач. Надан табиб җаның алыр, надан галим иманың алыр. Мәкаль. Югары белемле табиб Фарис Галләм, Наил Хәким --- бик күп авыруларны сихәтләндерүләрен әледән-әле телевизордан күрсәтеп торалар. Сөембикә

2) Медицина өлкәсендә фәнни тикшеренү белән шөгыльләнгән белгеч, медицина галиме. Табиблар биологик актив нокталарга электр тогы белән тәэсир итү методын да кулланалар. Мәгариф

3) күч. Гомумән дәвалаучы. Озак көттермичә килеп җитеп, табигать табиблары «келәй» харап иткән үсемлекләрдән анализлар алдылар. Шәһри Казан

4) күч. Берәр авыр хәлдә күңелне юата, рухи көч бирә торган нәрсә. Әмма Нәфисәнең иң беренче табибы үзенең бригадир булып эшләве, бодай басуындагы хезмәте булды. Г.Бәширов. Вакыт – яхшы табиб. Ярты ел чамасы күрешми торгач, мин аны яңадан сагына башладым. З.Мәхмүди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә