ТА’БЕЛЬ и. нем. 1) махс. Берәр эш-гамәл теркәлеп бара торган яки булган әйберләр турындагы мәгълүмат санап кителгән исемлек. Ата кеше, малаен коткарырга ниятләп, эткә үзенең табель пистолетыннан ата. Татарстан яшьләре. Нәтиҗәдә яралы полиция табель коралыннан ут ачарга мәҗбүр була. Шәһри Казан

2) Мәктәптә укучыларның чирек, яртыеллык, еллык йомгаклары буенча өлгереш исемлеге. Табельдә бишләр: «Мин кем?» – дип басып торырлар иде. Д.Аппакова. Мәктәптә еллык билгеләр куелган табельләр тараталар. Татарстан яшьләре

3) Эшче һәм хезмәткәрләрнең эшкә килү-китүен билгеләп бару өчен махсус такта, дәфтәр һ.б.ш. Хәтта табель дәфтәренә иң башлап аны билгеләп куйганын, кыскасы, Нуруллин күңелендә аңа бик тирән җылы хиснең сакланганын белми китте. А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә