ТАБАНЧА I и. 1) Табанга I (5 мәгъ.) беркетелә торган өстәмә катлау. Итекче Гыйлаҗи: «Камәретдин дус, менә нәрсә, иске чирбикләреңне миңа китер, менә дигән күннән табанча салып бирермен», – диде. К.Тинчурин 2) Чана табанына беркетелә торган калай тасма. Чанага табанча кадаклау 3) Трактор, танк һ.б.ш.ларның тимер чылбыры; гусеница. [Гәрәй:] Кулым танк табанчасына эләгеп, үземне яткан җирем-балчыгым белән яньчеп, күтәреп алып бәрде. Н.Исәнбәт 4) окказ. Агачтан юнып эшләнгән, аяк киеменең табанына беркетеп, такыр карда, бозда шуа торган җайланма. Ул арада табанча шуучы кыз балалар да килеп җитте. Р.Батулла |