ТАБАНЛЫ I с. Билгеле сыйфаттагы табаны булган. Кыш көннәрендә аны калын ак кар каплап китә, аның өстеннән кар-бураннар себереп, бозлы җилләр исә, салам салган туң табанлы чаналар йөгертеп уза ---. Н.Фәттах. Мин, иртән торып, йомшак табанлы песи баласы шикелле, аяк очларына басып, кухняга чыгам. Э.Яһудин. Аягында биек табанлы шәп туфлие зифа буен тагын да сылурак итә. Н.Каштанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә