ТАБАНЛА’У ф. 1) Табан I (8 мәгъ.) кую. Арбалар тимерлим, чаналар табанлыйм, сабаннар, йозаклар төзәтәм, атлар дагалыйм, кыскасы, авыл тимерчесе нәрсә эшли – барысын да эшлим. А.Шамов 2) Табан I (2 мәгъ.) берәмлеге белән үлчәү 3) диал. күч. Әкрен генә атлап китеп бару. Кая болай табанлыйсың? 4) диал. күч. Качу, качып китү, табан ялтырату Табанлап алу Тиз арада табанлау Табанлап бетерү Тулысынча табанлау; барысын да табанлау Табанлап тору Вакыт-вакыт яки берөзлексез табанлау; әле, хәзерге вакытта табанлау Табанлый башлау Табанларга керешү |