ТАБАН I и. 1) Аякның басып йөри торган аскы ягы. Икенче минутта Ваһапов табаны юешләнүен тойды, яраланганлыгын аңлады. Х.Камалов. Фермага кичке эшкә барганда ук, аяк табаннарым кыза, беләкләрем өзелеп төшәрдәй булып сызлый. Р.Корбанова 2) Аяк табанының уртача озынлыгына тигез озынлык үлчәү берәмлеге. Хәзер генә ул элек тә сәгать тагып йөргәнбез кебек тоела. Җир сөргәндә төш җиткәнне, ничә чабата табаны икәнен үлчәп, күләгәдән белә идек. Ш.Галиев 3) диал. Аякның үкчә өлеше 4) Кулның аркасына каршы эчке ягы, уч ягы. Йөзекнең кашын уч табанына таба киде. К.Насыйри 5) Аяк киеменең төбе, олтаны. --- Сабирҗанов --- папиросын итек табанына басып сүндерде дә урыныннан торды. Ә.Еники. ---[тимерчыбыкка] абынып, мин үзем дә күп азапландым. Чалбарымны ертып, ботинка табаннарымны тишеп бетердем. А.Хәсәнов. Карда, бозда шуа-шуа, итекләремнең табаны бик тиз юкара иде. Р.Низамиев 6) диал. Аяк киеменең үкчәсе. Француз туфлиенең очлы табанында зың итеп әйләнеп, борылып китеп кенә барасы иде дә, хатын-кызлык табигате җиңде. Т.Галиуллин 7) окказ. Аякның аскы өлешен генә каплый торган җәйге ачык аяк киеме. Саргылт аксыл, кырыйлары чигелгән 4 – 5 метрлы тукыманы җилкәсеннән, аяк арасыннан уздырып, гәүдәсен чорнаган да ялан аякка табаннар эләктергән [гид]. М.Мәһдиев 8) Чананың җирдән шуып бара торган, алгы ягы өскә таба бөгелеп күтәрелеп торган тар агач яки тимер буйдан гыйбарәт аскы парлы детале. Аннары сәләмә атка җигелгән, үрәчә баулары өзелеп, табаннары ашалып беткән сәләмә чанасына өч кыз төяп, Равил юлга чыга. В.Нуруллин. Ә менә элмә агачы дуга бөгәргә, тәгәрмәч тугымына, чана табанына әйбәт! Г.Гыйльманов 9) Трактор һ.б.ш. машина-механизмнарның җир өстеннән бара торган җәенке өлешләре, чылбыры. Ул, үзенә яңадан тормыш дәрте кайтканын тойган хәлдә, трактор табаннары бастырып киткән эздән чыкмаска тырышып, комбайн каршысына йөгерде. Н.Фәттах. Танкның җыерчыклы табаннары күпме генә таптаса да, Кырмыска качып калырлык ярык табылып тора икән. Г.Гыйльманов 10) Гомумән берәр зур әйбернең аскы өлеше 11) күч. Берәүнең аяк асты, каршындагы җир. Юлдаш булсаң дус күренгән монафикъка, ташлап китәр дошманның табанына. Акмулла ◊ Табан астында булу Кемдер тарафыннан изелгән, буйсындырылган булу. --- җыелышта Батулла, трибунага чыгып: «Рус табаны астында булуга караганда, төрек табаны астында булу артыграк», – дигән сүз әйтте. Н.Фәттах. Табан астында җир (ут) яну Берәр төрле куркыныч янау. Ә үзеңнең табаннарың астында ут яна башлаганын тоймыйсың син. В.Имамов. Табан астында олтырак булу Бик түбәнчелек белән ялыну, гафу үтенүне белдерә. Моннан болай гайбәтеңне чәйнәмәм, дип әйт! Табан астыңда олтырак булыйм, дип әйт! Г.Бәширов. Табан астында туфрак булу к. табан астыңда олтырак булу. Табаныгыз астында туфрак булырга да риза ла без! Н.Сәйяр. Табанга ут капкан кебек (сыман) Бик тиз, нык ашыгып. Офыкка таба йөгерде, Табанга ут капкан сыман. – Таң капкасын ачучылар, Мин чыгам ---. Л.Зөлкарнәй. Аннан... атаңның вакыты да юк шикелле. Табан астына ут капкан кебек йөри... Т.Гарипова. Табан кызу Йөгерергә, йөрергә күнегә башлау, ияләшү. Табаны кызганчы тай узар, Табаны кызса – ат узар. Әйтем. Хәер, табаннары кызгач, ул юл салкынын да сизми башлады. Ф.Яруллин. Табан майлау Каян да булса качарга әзерләнү, качу. Еллаган, айлаган да табанын майлаган. Әйтем. Без, кеше-кара күз ачканчы, чокыр буйлап сыпырдык. Табаннарны шәм белән майларга кирәк, атаман, алар хәзер монда кузгалачак. Ш.Шәйдуллин. Табан терәп к. аяк терәп. Табан терәү Тормышта нинди дә булса ышанычлы терәк табу. Әле тормышта табан терәрлек мөмкинлекләре сакланып кала алган Хәйрулла кебекләр, иң яхшы дигәндә, үсеп килә торган улларына өмет баглаганнар. X.Госман. Табан терәп кайда басып торыйк, ди, без ул чакта? Ф.Садриев. Табан шомарту 1) Бернинди эшсез, максатсыз бер тирәдә таптану, йөренү; 2) Бию. [Сәйфулла:] Әйдәгез, егетләр, [аулак өйгә] кертәләр. Бер табаннарны шомартып чыгыйк [эчтән бию көе ишетелә]. Ф.Бурнаш. Табанына басып Артыннан ук, кемнән дә булса бер адым да калышмыйча; алдагыларны ашыктырып. Әмма күп булса биш чакрымнардан без аларның барысын куып җитәбез, табаннарына басып бара башлыйбыз. А.Хәсәнов. Аның [Ольганың] табанына басып килүче норвегияле Солемдаль Синов өч тапкыр сынатты һәм 450 метр штрафка «лаек» булды. Кызыл таң. Табаныннан очкын чыгу Бик матур, оста итеп бию; гомумән җиңел, җитез хәрәкәтләнү. Бер-берсенә такмак әйтеп бии башлыйлар. Табаннарыннан очкын чыга. Бөтен галәм аларга кушылып бии. Т.Галиуллин. Табанын үбү 1) Берәү өчен теләсә нинди гамәлгә әзер булу, бик бирелгән, тугры булу. Менә шушы Миләүшә Бәхтиярова бер дигән егет Толик Бакалинга нигәдер игътибар итми шул, гәрчә Толик аның аяк табаныннан үбәргә әзер булса да. А.Хәсәнов. Мин синең табаныңны да үбәргә әзер, куш кына. Р.Камал; 2) к. табан ялау. Табаныңа төшәрлек Нык тәэсир итә торган, үтемле, гайрәтле. Исән-саулык өчен күтәрдек. Кая инде ул безнең «экстра» Табаныңа төшеп җитәрлек! Г.Афзал. – Алгач-алгач, [аракының] агын ал инде, балдыз, – мәйтәм. – Табанга ук төшәрлек булсын. Ф.Баттал. Табаны пешкән мәче (песи) кебек (төсле) Кабаланып, үрсәләнеп йөрү турында. Һи-и, ди, каян табарга икән, дип, табаны пешкән мәче кебек пырх-пырх килеп борсалана, ди. Х.Камалов. Эшнең кая таба барганын аңлагач, әле син табаны пешкән мәче кебек бөтерелерсең, тик ул чакта соң булыр, дип янады ул Шаһзамановка. Ф.Садриев. Табаны төшү Күп йөрүдән тәмам ару, аяктан калу. Балаларының артыннан йөри-йөри ата-аналарының табаннары төшә. Ф.Яруллин. Табан ялау Кемгә дә булса артык түбәнчелек белән ярарга тырышу, бик түбәнсенеп ялагайлану. Юкса егетләрнең иң асыллары аның табанын яларга тормас иде. Ф.Яруллин. Без хәзер берәүгә дә ясак түләмибез, берәүгә дә баш иеп бармыйбыз, берәүнең дә табанын яламыйбыз. М.Әмирханов. Табан ялтырату Бик тиз, ашык-пошык качып китү. Хәзер бу тирәдән табанны ялтыратсаң да ярый торгандыр. Н.Әхмәдиев. Ул абзыкай әллә кайчан табан ялтыраткандыр инде. А.Тимергалин |