ТАБАЛА’У ф. сөйл. Нинди дә булса ялгыш, җитешсезлек, кимчелек һ.б.ш. өчен кирәгеннән артык битәрләү, әрләү, гаепләү. Гарьләнеп, үзен үзе табалап, ни эшләргә белми ул. Х.Камалов. Моңарчы яшереп килдем, Күктимер: миңа көн күрсәтми синең анаң, көн саен табалый, көн саен битәрли. Р.Батулла Табалап алу Бераз табалау Табалап бетерү Бик нык табалау Табалап тору Даими рәвештә яки әледән-әле табалау; әле, хәзерге вакытта табалау. – Ярамый болай, ташларга кирәк бу эшне! – дип, үзен әледән-әле табалап тора иде. В.Нуруллин. Ул үзенчә юрады: Айгөлнең ире көнчел икән, табалап кына тора икән, дип ишеткәне бар. Ә.Моталлапов Табалый башлау Табаларга керешү. Ә ире кайта да Зәмзәмиясен табалый башлый, нигә моңа кадәр миңа бу турыда әйтмәдең, ди. Р.Вәлиев |