ТАБА’К-ТАБАК I с. 1. 1) Табакларга салынган; табаклап исәпләнгән. Өстәл тулы табак-табак алма, йөзем кебек җимешләр. М.Хәбибуллин. Табак-табак пәрәмәч пешереп куя идем. Ватаным Татарстан

2) күч. Күпсанлы табаклар рәвешендәге. Юл читендәге чокырлы урыннарда табак-табак сулар ятып калды. Н.Фәттах

2. рәв. мәгъ. 1) Табаклап, табакларга бүлеп. Табак-табак бүлү

2) Күп итеп (яки киресенчә – аз-азлап), табаклары белән. Табак-табак өләшү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә