ТАБАК-САВЫТ җый. и. Табында кулланылган һәм җыештырып алына, юыла торган савыт-саба. Сөйләшә-сөйләшә, табак-савыт юып ятканда, ашханәгә директорлары Серафима Николаевна белән аның тәрбия буенча урынбасары Алевтина Александровна килеп керде. Ә.Сафиуллин. Өйдә тәртипсезлек: баланың киеме алыштырылмаган, идән уенчык белән тулган, табак-савыт юылмаган, ашарга әзер түгел, суыткычта берни дә калмаган. Хәбибә

Табак-савыт шалтырау Гаиләдә төрле хәл булу, шау-шу чыгу турында. Гаиләдә табак-савыт шалтырамый тормас. Ә.Рәшит. Хуҗа белән хуҗабикә арасында тынычлык урнаштырырга кирәк, табак-савыт шалтырый башларга чамалый кебек, дигән уй узды башымнан. Г.Тавлин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә