ТАБАКЛЫ II с. 1) Табак (II) формасындагы. Гади йөк машинасында утыручыларны кеше күзеннән яшерү өчен, чекистлар бик ансат юл уйлап табалар: ян-як бортларга, алга һәм артка табаклы фанер кадаклап куялар. А.Тимергалин. Биредә югары сыйфатлы табаклы калай җитештереләчәк. Т.Сабирҗанов 2) Билгеле табак (II) күләмендә булган. Әхәт ярты табаклы кәгазьне шатырдатып ертты. А.Алиш. Хәзергедәй күз алдымда: озын өстәлгә җәелгән зур табаклы кәгазь. Г.Кудашев 3) Кәрәз төпләренең эзе төшерелгән бик юка һәм дөрес турыпочмаклык формасындагы балавыз каты булган (бал тур.). Габденнасыйр, табаклы балдан кул кисәге кадәр кәрәзле балны кисеп, Шөгаепнең кулына тоттырды. М.Гали 4) Тукылмыйча, гадәттә берәр синтетик чималдан ясалган тукымасыман материал |