ТАБАК II и. гар. 1) Кәгазь, калай, пыяла кебек яссы нәрсәләрнең билгеле зурлыктагы һәм формадагы кисәге. Әнә Шәммәтнең урта бер җиренә диярлек металл табаклардан иләмсез зур һәм имәнгеч бер бина корып куйдылар. Р.Миңнуллин

2) махс. Басма текстны үлчәү берәмлеге. Бер әдип бер ел эчендә 5–10 табак чамасында нәрсә биреп, моның өчен 1000 сум каләм хакы алса, шөбһәсез, аның белән ул бу әсәрләргә киткән энергиянең бик аз өлешен кире кайтарып ала. Ф.Бурнаш. --- повесть, табак ярымга кыскартылып, татарча да дөнья күрү бәхетенә иреште. Ә.Баян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә