ТАБАК I и. гар. 1) Хуҗалыкта кулланыла, төрле зурлыкта һәм тирәнлектә була торган түгәрәк җәенке савытларның гомуми атамасы. Өйдә, табак тутырып, бәрәңге пешергәннәр. Г.Ибраһимов. Илсөяр, котомкасын чишеп, ялкында тозлап кыздырылган бер балык алды да аралыктагы песи табагына китереп салды. Г.Гобәй 2) Төрле үлчәү, прибор, аппарат һ.б.ш.да зур тәлинкә төсле савыт. Аның [багана] янында зур табаклары асылган үлчәү. А.Әхмәт 3) Формасы белән шундый савытка охшаган, шуны хәтерләткән әйберләр турында. Төнге кошлар Алтын Ай табагын Кисеп очты, тыгыз төркемдә. С.Гәрәева 4) Шул савыт тулырлык яки шундый савытка сыешлы әйбернең микъдар күләме. Таза инде менә: бер ашаганда дүрт табак ботканы, бер кирпеч ипине ишеп кенә куя. М.Мәһдиев ◊ Табак битле Киң яссы йөзле кешегә карата. Мәхәббәт дигәндә, кәкре аяклы, ялбыр колаклы, табак битле Шиһапның гыйшык тотып йөрүләрен күз алдына китерүе кыен хәзер. М.Кәрим. Мөселманнар арасында табак битле, юантык гәүдәле симез кыз-хатыннар күркәм санала. М.Әмирханов. Табак йөзле к. табак битле. Табак өеме Табакка өеп тутырылган, табак тулы. Шулпа артыннан каз бәлеше, бәлеш артыннан табак өеме ит килде. Ә.Еники. Табак түбәсе Ашамлыкның иң тәмле кисәге, иң майлы урыны турында. [Гөбәнәй] ат итенең симезен генә табак түбәсеннән ашап, корсагын юри юанайта. Ш.Маннур |