ТАБАГАЧ и. Табаны эләктереп мичкә кую-алу өчен бер башында тимер каптыргычы булган таяк. --- әни кеше табаны күмер өстеннән табагач белән тартып та ала, --- теге хикмәтле ипине дүрткә аерып, балаларга тоттырып та куя. М.Мәһдиев. Җиңгинең кулыннан табагач төшеп китте. Ә.Айдар

Табагач муен Тиргәү, орышу сүзе. [Салих:] Ах, табагач муен, табагач муен! Соң бит, юк-бар сүз сөйләп, укыган намазларыңны әрәм итәсең. Һ.Такташ. Табагачы озын 1) Озын куллы кеше турында; 2) Аш-су әзерләгәндә, ярдәмчеләре, гадәттә кул арасына керерлек балалары, таянычы булган хуҗабикә турында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә