ТАБА II бәйл. 1) Субъект башкарган эш-хәрәкәтнең объектка юнәлгәнлеген күрсәтә, юнәлеш мәгънәсе белдерә торган бәйләү чарасы ролен үти; табан. --- отряд җирдән калыкты һәм, эре-эре атлап, имән төбенә таба килә башлады. Г.Гобәй. Баш врач, ишекне ачкан хәлдә, егеткә таба борылды. Л.Ихсанова. Коры утын, гөмбәзгә сыймыйча, аңа таба ыргылды… А.Гыйләҗев 2) Фәзадагы торышның юнәлешен ачыклап килә; табан. Сәхип куркуыннан түбән таба карап тора иде. Ш.Камал. Җырлар миңа яшәү юлын күрсәттеләр, Артка таба чигенмәскә өйрәттеләр. Ә.Ерикәй 3) Вакыт барышының билгеле чиккә якынаюына күрсәтә. Кичкә таба җил кузгалды. Г.Минский. Өйләгә таба авылның кыйбла як башындагы зур чирәмгә Сабан туе өчен мәйдан ясыйлар. Г.Ибраһимов |