ТАБА I и. фар. 1) Азыкны кыздырып әзерләү өчен кулланыла торган кырлары өскә бөгелгән түгәрәк савыт. Озакламый анда таба чыжлаганы ишетелә башлады. Ф.Яруллин. Таба уттай кызган – Бармагыңны кызган. Җ.Тәрҗеманов 2) Шунда кыздырылган, шуның белән исәпләнгән ризык күләме. Биш таба коймак ашап бетерү ◊ Таба битле к. табак битле. Машинаны көзге бурсык кебек симез гәүдәле, таба битле сержант туктата. Т.Галиуллин. Табадан төшү 1) Камыр ашларының әле генә пешеп чыгуы турында. Хәзер генә табадан төшкән коймакларны кунаклар алдына таратып, чәй ясый башладылар. Г.Ибраһимов; 2) Гомумән берәр нәрсәнең яңа гына әзер булуы, дөньяга чыгуы, таралуы һ.б.ш. турында. «Урам» (Габделфәт Сафин), «Агыйдел кызы» (Илмир Газизуллин) кебек җырларның һәркайсы табадан төшү белән хитка әверелде. Кәеф ничек? Табада кыздырган (куырган) кебек Кояш бик нык кыздыру турында. Төрекмән кояшы җир йөзендәге мәхлукатны табада куырган кебек куырачагы иртәдән үк мәгълүм иде. Ш.Мөхәммәдев. Таба исе чыгару Бәйрәмнәрдә, гадәттә гает көнне, бәйрәм сые буларак камыр ризыклары пешерү йоласы турында. [Әкълимә:] Борыны ис сизеп йөри, димә, кергәч сизә башладым, таба исе чыгаргансың, Гөләндәм. Ф.Хөсни |