СЮРРЕАЛИЗМ и. фр. сәнг. 1920 нче елларда Франциядә барлыкка килгән, чын образларны хыялый һәм кеше ышанмаслык, парадоксаль формаларда куллануга нигезләнгән әдәбият һәм сәнгать агымы. Модернизм – киң күренеш. Ул экспрессионизм, кубизм, футуризм, конструктивизм, имажинизм, сюрреализм, абстракционизм, поп-арт, абсурд театры һ.б. агымнарны колачлый. К.Гыйззәтов. Язучы үзе яшәгән җәмгыятьне я сюрреализм, я критик реализм, я романтизм, я сюрреализм методына таянып яктырткан. Ф.Яруллин |