СЮРПРИЗ и. фр. 1) Искәрмәстән, уйламаганда бирелә торган бүләк һ.б.ш. нәрсә. Кичен прокуратурада Долин һәм Латыйпов белән очрашып, аларның трофейларын күргәч, Сөләйманов чиксез гаҗәпләнде: – Менә ичмасам сюрприз! Чынлап та болар... Үзегез дә инде... – диде ул, соклануын яшерә алмыйча. Ф.Галиев 2) Көтелмәгән эш-хәл. – Ну егетләр, мин сезгә сюрприз ясадым, – диде Сәгыйть, канәгатьләнеп кулларын уа-уа. Р.Хафизова. [Әдиләнең] Район шаулатырлык сюрприз ясарга исәбе. М.Хәбибуллин |