СЮЖЕТЛЫ с. Нигезендә эзлекле һәм бәйләнешле вакыйгалар сурәтләнгән, сюжетка корылган. Миңа калса, шактый ук төзек сюжетлы, алай гына да түгел, шактый мәгънәле төш, шулай түгелме? Җ.Дәрзаман. Шушы нисбәттән соңгы вакытта безнең тәнкыйтьчеләр һәм шагыйрьләр кузгаткан «Сюжетлы шигырь әйбәтрәкме, әллә фәлсәфи шигырьме?» дигән мәсьәләгә кагылып үтәсе килә. С.Сөләйманова. «Сигезенчесе кем?» повесте – психологик сюжетлы, үкенечле язмыш әсәре. Ф.Хатипов |