СЭР и. ингл. Инглизчә сөйләшә торган илләрдә: ир кешегә ихтирам итеп мөрәҗәгать итү яки атау. [Кент:] Бу сезнең улыгызмы, милорд? [Глостер:] Әйе, сэр, минем җимеш. У.Шекспир. [Равил:] Мин барыгызны да беләм. Менә бу – Ертык колак. [Ертык колак:] Әүлия икәнсез, сэр! А.Хәсәнов. [Официант:] Сэр! Нарядка кулыгызны куйсагыз иде. [Ричард:] Бирегез! Д.Салихов |