СЫЮ ф. 1) Берәр нәрсәнең эченә, өстенә, арасына урнаша алу. Зәйтүнә белән Тимербулат, Гөлзәйнәп карчык, Әнвәр һәм Лариса бер машинага сыйдылар, такси аларны урман юлыннан, җилтерәтеп, унбиш минутта күл буена илтеп тә куйды. М.Маликова. Азны да күп күрә идек Без бәләкәй чакларда. «Күп» җиләкләр сыя иде Сыңар чынаякларга... Н.Измайлова

2) Тишек, аралык һ.б.ш. аркылы кысылмыйча, тоткарланмыйча үтә алу. Стеналарда кул сыярлык ярыклар барлыкка килгән, обойлар кубып төшкән. Кызыл таң

3) Эче, куышы җитәрлек зур булып, берәр нәрсәгә кидерерлек булу. Ләлә, җаным! Мә, башмакларымны киеп кара, аягыңа сыямы? Д.Аппакова

4) Берәр кеше янында сыену урыны табу яки берәр җирдә урнаша алу. Ни күрсәм дә күргәнмен, ни булса да булган, һәр ничек мин бу семьяга сыймаганмын. Г.Тукай. Хәзер ул туганыңа да сыя алмыйсың, ике бала белән түгел, ялгызың да... Р.Даутов

5) Әдәп нормаларына, канунга ярашу, каршы килмәү. Хәер, чын каләм әһелләренең гомере арифметик саннар кысасына сыя алмый. Ш.Камал. Бер дә килешми бу эшең. Законга сыя торган эш түгел. Син үзеңә-үзең дошман шикелле кылангансың... С.Рафиков

6) Берәр хис, кичереш, сер һ.б.ш. күңелдә, йөрәктә генә калу, тышка бәреп чыкмау, фаш булмау. Нәни принцның шатлыгы эченә сыймый. Р.Вәлиев. Авылга кайтып, сер сыйган дуслары белән кичләр, төннәр буе сөйләшеп утыра. Р.Батулла

Сыеп бетү Тулысынча сыю. Хәзерге төп байлыгым очлы борынлы, брезент сүрүле шушы тар көймәгә сыеп беткән икән ләбаса! Г.Фәйзуллин

Сыя башлау Сыю мөмкинлеге барлыкка килү. Тора-бара халык мәйданга сыймый башлады. Н.Сәфәрев

Сыя язу Авырлык белән сыю; тулысынча сыеп бетмәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә