СЫТЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. сыту. Бөртекләрнең ярылуы, сытылуы һәм башка төрле механик ватылулар сыйфат югалтуга китерәләр. Урып җыю машиналары

2) Кысылып-басылып, тишелеп, эчендәге сыегы, суы, үлеге һ.б.ш. агып чыгу. [Зифа:] Учларым кабара язды бугай. Ай --- кара әле, Сылу, чынлап та кабарып чыккан. [Сылу:] Абау, мескен, сытылыр да әчетер инде. М.Фәйзи. Дөрес, җылылык арткан (демократия үскән) саен, чуаннар да сытыла, яман ис тә тарала башлады. И.Әмирхан

3) Тапталып-кысылып яньчелү; басылып-кысылып изелү. Аның әйләнә-тирәсендә сытылган, яньчелгән вагоннар, бөгәрләнеп килгән рельслар тырпаеп тора иде. Г.Бәширов

4) күч. Авырту, җирәнү, килешмәүне белдереп ямьсезләнү, табигый төсен югалту (йөз тур.). Газинур Сәлимнең чырае сытылуын һәм бүре шикелле каравын бик тиз сизеп алды. Г.Әпсәләмов

5) күч. Елау, кәефсезләнү, канәгатьсезләнү башлау. – Әни янына кайтам, – диде малай тычкан кебек чыелдап, әмма элеккечә сытылып еламады, күрәсең, төне буе елый-елый яше кипкән иде. Н.Гыйматдинова

Сытыла бару Тоташтан, рәттән сытылу

Сытыла башлау Сытылырга тотыну

Сытыла төшү Бераз сытылу

Сытылып алу Тиз арада сытылу. Тәрәзәгә тагын хатынның чырае сытылып алды. Р.Зәйдулла

Сытылып бетү Бөтенесе дә сытылу

Сытылып китү Кинәт кенә сытылу. Йөрәге әрнүдән Ильясның чырае сытылып китте: «Их, Иза, белмисең шул син минем хәлләрне!» И.Низамов

Сытылып тору Гел, һәрвакыт яки хәзер сытылу

Сытылып чыгу Бөтенләй, тәмам сытылу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә