СЫТЫК с. 1. 1) Сытылган; яньчелгән, изелгән. Ләкин, ырымның хикмәтен сизенгәндәй, Регина әби симезенең сытык йомыркага исе китмәде, мыегына чыланганын ялмаштырды да, тәпиләрен яшереп, коелган ылыс өстенә менеп ятты, колак очына тиеп торган кыяк үләнне өзеп чәйнәде. К.Кәримов. Сытык лимон

2) күч. Ямьсез, ачулы сыман, ягымсыз, күңелсез, бозык (каш-күз, йөз, чырай тур.). Төмсә чырайлы Нәүширван абзый беркайчан да әйбәт димәс, гел кирегә сукалар, эче авырткан кеше сыман, чырае сытык булыр. М.Галиев. Фил сөяген хәтерләткән тиреле чибәр йөзе сытык, борчулы, кайгылы. Т.Галиуллин

3) күч. Еларга гына торучы, шыңшык, елак. Җаным сөйми елак, сытык егетләрне, Яратам мин шаярганны, көлгәннәрне. Р.Вәлиев. Әле яңа гына ир өендә тора башлаган һәм андагы тәртипләргә күнегеп китә алмаган җиде-сигез яшьлек сытык малайларның шулай анасы итәге янында балавыз сыгып торуын күрсәләр, өлкәннәр шундук ыгы-зыгы, шау-шу куптаралар ---. Н.Фәттах

2. рәв. мәгъ. Табигый рәвештә түгел, теләмичә, кыяфәт чыгарып кына. Тиз-тиз машинага кереп чумган малайлар янына бүктәрләрне, кая куйсаң да төртеп-чыгып торган хәсрәт велосипедны кертеп урнаштыргач, Наилә, итәген җыештырып, алар янына кысылырга әзерләнгәндә, кәтәнә, сытык елмаеп, аны туктатты. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә