СЫТУ ф. 1) Тышчалы (җиләк-җимеш), кабыклы (йомырка) нәрсәләрнең, кысып, эчендәге сыекчасын агызып чыгару, изү. Әледән-әле әнисенә шалтыратып, сорашып кына тора: пилмән камырына ничә күкәй сытарга, пылауны ничә стакан суда кайнатырга, төче бәлеш камырына күпме сода салырга? Е.Әмирхан

2) Шеш, чуан, сыткы һ.б.ш.ларның, бармак белән кысып-басып, эчендәге үлеген, үзәген чыгару, сары суын агызу. Әнисе [кызының борын очындагы] сыткыны сытарга, эченнән сарысын чыгарырга киңәш бирде. Г.Иделле. Көнем бетчә сыту белән башлана, шуның белән тәмамлана. Безнең гәҗит

3) Басып, таптап яки бүтәнчә кысып үтерү, изү. Инде баеп беттем дигәндә генә аларны кандаладай сыталар. Ф.Дәүләтбаев. Шәһәр җитәкчелеге, урамда күренгән тараканнарны сытып үтерергә, дигән белдерү бастырган, чөнки аларның әшәке чир таратулары бар икән. Татарстан яшьләре

4) Берәр нәрсәнең өстенә басып, таптап, авыр әйбер куеп яки бүтәнчә яньчү, изү. Туплар гөрселди, бөтен нәрсәне сытып, җимереп, үкерә-үкерә танклар йөри. Г.Бәширов

5) күч. Җиңеп тар-мар итү; буйсындыру. Авыр коралланган татар атлыларының һөҗүме шулкадәр көтелмәгәндә булды, алар дошманның ике канаттагы полкларын сытып уздылар, исән калганнарын таратып бетерделәр. С.Шәмси. Кайчан гына сытарлар фашист аждаһасын? Р.Ишморатова

6) күч. Авыртудан, җирәнүдән, килешмәүдән табигый булмаган төс-кыяфәт бирү, бозу (йөзне, чырайны). Фәрхетдин башта чыраен гына сытты, ә инде маёвкада ниләр буласын ишеткәч, тәмам куркуга төште. А.Расих. Шагыйрьнең йөзе сытылды. З.Мәхмүди

Сыта башлау Сытарга тотыну. Кияве, бу хакта сүз чыкса, теше сызлагандай, чыраен сыта башлый. Ә.Еники

Сыта төшү Беркадәр сыту; ныграк сыту. – Ачуны чыгарып, сару кайнатып йөрмәсәңче, агайне! – диде егетләрнең киң җилкәлесе, болай да чытык чырайларын тагын да сыта төшеп. А.Хәсәнов

Сытып бетерү Бөтенесен дә сыту. Мәхәлләбездә бер томана кеше, кызына чәчәк чыккач, ярасы кычыткан саен кашый биреп, баласының күз тирәсендәге эреннәрен сытып бетергән. Н.Сәфәрев

Сытып кую Бер момент эчендә сыту. Иван Кириллович, теше сызлый башлагандай, кинәт чыраен сытып куйды. С.Сабиров. – Киенегез! – диде ул, ни өчендер «сез»гә күчеп. Язучы чыраен сытып куйды. М.Кәбиров

Сытып ташлау Тиз арада сыту. Без күп, сезне сытып ташларбыз. М.Хәбибуллин. Кирлемән курка калды. Аю теләсә аны хәзер сытып ташлый ала иде. Р.Хафизова

Сытып чыгу Тоташтан барысын да сыту. Берничә секунд эчендә ул утыргычка сикереп менде һәм, җирдә яткан капотларны трактор тәгәрмәче сытып чыга инде дигәндә генә, тракторны туктатып өлгерде. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә