СЫТКЫЛЫ с. Сыткылары булган, сыткы баскан, сыткылаган, бетчәле. Шул җир бәрабәренә газиз хатыны Наилә сыткылы танау, камыт аяк Изил Латыйпов белән йоклап кайткан икән, Җир шарын үкчәләре белән тибә-тибә «Мебель» кибетенә килеп кергән Нәҗипне бүгеннән тозакка төшерә алмассыз! А.Гыйләҗев. Әнә маңгай чәче ике уем булып эчкә кергән, зур борынлы, күзлекле Шәйдуллин, әнә сыткылы битле, эчкә баткан астыртын карашын күзлек астына яшергән Азюков, әнә акай бәбәкле ертлач Хатыев… Х.Камалов |