СЫТКЫ и. Тирегә, тәнгә чыга торган каты башлы бетчә, вак сызлавык. Тире астында каты төер сыткы бик ачык кулга беленеп тора. Ә.Еники. Саҗидәкәйнең сөйкемле, чибәр йөзен тагы да чибәрләтеп, матур гына үскән борынының нәкъ очында тары ярмасы зурлыгында гына, уртасы аз гына саргылт, читләре кып-кызыл сыткы чыгып, караган кешенең күзенә чекрәеп бәрелеп тора!.. Г.Иделле

Сыткы сагызы Бәйләнеп, туйдырып йөрүчән, теңкәгә тиючән кеше турында. [Мортый:] Җитәр, энем Сираҗи, алама кешенең теле ачы, ябага тайның бете ачы, дигәндәй, бер нәрсә булса, сыткы сагызы кебек кешегә ябышасың. Т.Гыйззәт. Хәйрул соңгы вакытта тәмам сыткы сагызына әйләнгән булган: өйләнешәбез, дип ябышыпмы-ябышкан. И.Низамов. Билгеле: «Хатыны түгел, ние түгел, дигәндәй, бигрәк инде сыткы сагызы кебек ябышты», – дип, Хәбирәнең ул кыланышларын бик үк килештереп бетермәүчеләр дә булды. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә