СЫРЫШУ ф. 1) Сырып алу, күп булып ябышу; иярү (мамык, сырлан һ.б.ш. тур.). Кыш көне кар бүрәнәгә сырышып яуса, җәй яңгырлы килер. Сынамыш. Су тамчылары менә шул кисәкчәләргә сырышалар да инде. Дөньяда ниләр бар 2) күч. Берәр җиргә, әйбер яки кеше янына күп булып җыелу. Эшелон башлыгыннан аңкыган хушбуй исе тоткыннарның борынына бәрелде. Тоткыннар ишеккә табарак сырыштылар. И.Туктар. Өстәвенә, ул пароходларга чебен кебек сырышкан фәкыйрь-фөкара, баржадагы бу дүрт бәхетсездән көлеп, үз хәленең авырлыгын оныта иде бугай. З.Фәтхетдинов. ...Вакыт үтү белән каралып беткән, читән белән уратылган йортлар тәртипсез рәвештә тауга сырышканнар. И.Низамов 3) күч. Берәр кеше янына сыену, елышу; әрсезләнеп иярү, куштанлану. Лапастагы Актүш каядыр югалып торган хуҗасының аякларына килеп сырышты, бер мәртәбә аның битен ялап алырга да өлгерде. С.Рафиков. Сырыша бару Әкренләп сырышу Сырыша башлау Сырышырга тотыну Сырыша төшү Бераз сырышу Сырышып бетү Барысы да сырышу Сырышып тору Хәзерге вакытта сырышу |