СЫРЫНТЫ и. 1) Сырт сыман булып сырышып өелгән кар; дулкын сырты сыманрак салган көрт. Кыш буе салган бу кар сырынтылары әле иртән, мәктәпкә килгәндә, шактый биек иде, хәзер сизелерлек юкарган. Ф.Садриев. Кыектан шөпшә оясы кадәр кар сырынтысы кубарып, кояшка таба сибеп җибәрде: «Яз житкәч, бөртеге дә калмас әле…» Л.Зөлкарнәй

2) Өскә, киемгә күп булып сырышып ябышкан нәрсәләр (кар, мамык һ.б.ш.). Әмма тамчылар шулкадәр кайнар иде ки, алар егетнең тәнен көйдереп алды, һәм Зөфәрнең күз алларын томалап торган ак томан да, әле генә бөтен дөньяны баскан кар сырынтылары да таралып юкка чыкты. Җ.Дәрзаман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә