СЫРЫЛУ II ф. 1) Сырышу, күп булып ябышу. Көньяктан искән җил җылылык алып килә, һава сизелерлек йомшарган, бу җепшек буран җиргә көпшәк кар түшәгән, читән, коймалар юеш ак мамык белән сырылган иде. С.Рафиков. Вак балыклар, сырылып, Төнбоекны уйната. Ш.Гаделша 2) күч. Янда булырга тырышу, әрсезләнеп иярү, җыелу. Хәйдәрнең як-ягына сырылып, өенә кадәр озатып бару балалар өчен зур куаныч була иде. Г.Бәширов. Ул фаҗигале таңда Төн кызы, гадәттәгечә анасы кочагына сыенып, таулар артындагы тирән чокырларга-мәгарәләргә ял итәргә китми, япадан-ялгыз далада калып томанга әверелә һәм үзенең сөт кебек ак тәне белән Сары арка өстенә сырылып, аны кояштан яшерә. И.Салахов Сырыла бару Акрынлап сырылу Сырыла башлау Сырылырга тотыну Сырыла төшү Беркадәр сырылу Сырылып тору Сырылган хәлдә булу |