СЫРХАУЛА’У ф. Чирләү, авыру. Алар булган балаларын сырхаулаган, үлем алдыннан хисаплап, көннәрен, төннәрен йокысыз кичерделәр. Г.Исхакый. Иван Фёдорович белән май заводы директоры арасында булган сөйләшүдән соң, директорның өендә сырхаулап ятуы һәм әлеге приказдан хәбәрсез булганлыгы ачыкланды. Р.Кәрами Сырхаулап алу Кыска вакыт эчендә сырхаулаган хәл кичерү. Әнисе картая бара, сырхаулап та ала. Ш.Галиев Сырхаулап бетү Эш сырхаулауга ук барып җитү. Ябыгып, сырхаулап беттем, адәм карарлык кыяфәтем калмады, малай. Р.Төхфәтуллин Сырхаулап йөрү Күптәннән бирле сырхаулау Сырхаулап китү Кинәт сырхаулау. Институтны тәмамлаган елны Мидхәтнең әнисе сыер савуны ташлады, әллә шул ярамады, сырхаулап китте, больницага ятты. М.Хәбибуллин Сырхаулап тору Әле, хәзер сырхаулау, бераз сырхаулау; әледән-әле. Түткәң сырхаулап тора, яңа бал, дип җанга тия. М.Хәбибуллин. Көндәшем Фатыйма бикә килмәде, сырхаулап тора, имеш. М.Әмирханов |