СЫРХА’У I с. фар. 1. Авыру, чирле. Үзең сырхау, эшләр кешең юк. Г.Бәширов. Сырхау кешене үлемнән коткарыр өчен, кырык «Ясин» чыгарырга кирәк. Н.Сәфәрев. [Мөршидә:] Шулай инде, сырхау, авыру кеше беркемгә дә кирәк түгел. Х.Ибраһимов 2. и. мәгъ. Чир, хаста, авыру. Сырхавы шулкадәр дә каты булган ки, һәртөрле табиблар вә им-томчылар бернинди дәва да таба алмаганнар. Ф.Яхин. Нервы сырхавы кузгалган Кадыйрның авыр, газаплы өне әкрен-әкрен менә шулай бастырулы авыр төшкә ялганып китте. И.Низамов. Рәхмәтулла йортына чакыру килгәч, яңагын иске тире бияләй белән урады да, сырхауга сабышып, урын өстендә ухылдап ятты. Я.Зәнкиев |