СЫРУ II ф. 1) Күп булып иярү, ябышу (вак бөртекле нәрсәләр тур.). Керфекләргә бәс сыра, борын очларын, битләрне кызарта. Р.Хафизова. Тирә-юньнәрен кырмыскалар сырып алган түмгәк төбендә җиләк чәчәге балкып утыра. Ф.Шәфигуллин. Ул, умартачыны кортлар сырып алу белән, куркып читкә йөгерә башлады. Ф.Яруллин

2) Бер урында бик күп булып, тезелеп яки өсте-өстенә урнашу. Килеп кергәч тә, күз стеналарны сырып алган китапларга төшә. К.Тимбикова. Шомыртны чәчәк сыру. Сарыкны тигәнәк сыру

3) күч. Берәр кеше яки нәрсә дә булса янына җыелу, аны чолгап алу. Урамга чыгу белән, үземне карт-карчык, бала-чага сырып алды. А.Кутуй. Кайтып туктауга, аны мал караучылар сырып алды. Н.Әхмәдиев. Әнә күпме кеше җыелган. Чыннан да, сыерны сырып алганнар, берәү инде сатулаша да башлаган. Р.Кәрами

Сыра башлау Сырырга тотыну

Сырып алу Тоташ сыру. Менә кечкенә генә ялан, тәбәнәк кенә куакларын сырып алган кара җимешләр әлмисактан бирле шуларга тагылган кебек тик торалар. Г.Исхакый. Көрлекләре, тазалыклары белән карарга соклангыч чәнечкеле сабакларны сары-сары чәчәкләр сырып алды, чәчәк төпләрендә бодай бөртеге кадәр генә кыярлар күренде. М.Әмир

Сырып бетерү Бөтенләй, тоташ сыру

Сырып тору Даими рәвештә, һәрвакыт сыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә