СЫРУ I ф. 1) Ике катлы тукыма арасына йон, мамык һ.б.ш.ны салып, шакмаклап яки буй-буй эзләр ясап тегү. Көннәр җылынуга да карамастан, өстенә арка җылысы, сырган чалбар кигән, башын арзанлы мутон бүрек белән каплаган абзый Хәләфне яткан урыныннан тартып торгызды... Х.Ибраһим 2) Төрле матур бизәкләр, сырлар белән бизәп тегү. Читек сыру. Кәләпүш сыру. Түбәтәйне сәйлән белән сыру 3) күч. Кат-кат ямап бетерү, күп итеп ямау салу Сыра башлау Сырырга тотыну Сырып бетерү Сыру эшен тәмамлау Сырып кую Тиз генә сырып, әзер хәлгә китерү; алдан сыру Сырып утыру сөйл. Хәзерге моментта сыру эше белән мәшгуль булу Сырып чыгу Билгеле бер вакыт эчендә сыру эшен башкару |