СЫРТЛАН и. зоол. Җылы якларда яши, башлыча үләксә белән туклана торган яллы имезүче ерткыч хайван; русчасы: гиена. Үлем белән байтак тапкыр инде Күзгә-күз без туры килештек. Ул ыржаеп карап торды миңа, Читлектәге сыртлан шикелле. Х.Туфан. Аның артыннан үләксә калдыгы эзләгән сыртлан кебек бик озак иснәнеп барырга туры килде аңа. В.Имамов |