СЫРТ и. 1. 1) Хайваннарда: арка. Күзләребез белән тагын чабыш атларының күкрәк тирәләрен, сырт өсләрен капшый башладык. Г.Бәширов. Камчының иң утлылары койрыксыз бүре сыртына төшкән. Ф.Яруллин 2) сөйл. Кешедә арка. Кем иптәшләренә салына, кайсы ишкәкче эленке-салынкы ишә, камчы шуның сыртына төшә. М.Хәбибуллин. Бу юлы да, авылга кайтып, барча халыкның акаеп караганын сыртым белән тоеп тордым. К.Миңлебаев 3) Кулның, бармакның уч төбенә каршы ягы; бияләй, перчатка кебек нәрсәләрнең шул турысы. Вакыты-вакыты белән ул, сулышы кысылгандай, авыр сулап куя; күз яшьләрен кул сырты белән сөртеп ала. С.Сабиров. Ялт итеп миңа карап алды да яртылаш салынып төшкән бияләй сырты белән борынын сөртеп куйды. Ә.Дусайлы 4) Кисә-чаба торган коралның үткен йөзенә, кискеченә каршы, кире ягы. Чүкече белән пычак сыртына сугып кыйный торгач, зынҗыры шактый киселде, әмма өзелеп үк чыкмады. Җ.Рәхимов. Миңлебай, кылыч сырты белән маңгаена, колак төпләренә һәм муен тамырына суккалап, бүрене тиз-тиз генә үтереп ташлады. Н.Яһудин 5) Бер буйга сузылган агачлар, таулар һ.б.ш.ның түбәләренең тезмәсе. Менә шул тау сыртының берәрсе ишелеп төшсә яки анда каты җир тетрәү була калса, «цунами» дулкыны куба. Э.Касыймов. Чөнки өстәгеләр, тагын бер бәйләм чамасы күтәрелсәләр, кыяның безгә күренми торган сыртына чыгачаклар. А.Хәсәнов. // Буйга сузылган калку җир. Авылдан ике километр ераклыкта, сөзәк сырт буйлап тимер юл үтә. Ә.Еники 6) Дулкынның иң югары өлеше, түбәсе. Алар атылган уктай кинәт кенә түбән ташланалар да, вак дулкыннар сыртында сикерешеп уйнаган бәләкәй балыкларны яисә пароходтан пассажирлар ыргыткан ипи кисәкләрен эләктереп, яңадан аяз күккә күтәреләләр. М.Галәү. Дулкын озынлыгы – ике дулкын сырты арасы. Башлангыч география курсы 2. с. мәгъ. Сырт (5 мәгъ.) рәвешендәге, калкып-күтәрелеп тора торган. Басуның сырт урыннары инде ачылып беткән. Ф.Сәйфи-Казанлы ◊ Сырт бирү 1) Арка белән борылу. Эш кушсаң, сыртын гына бирә; 2) Җиңелү, сынату. Сырт кабарту 1) Йоннарын тырпайтып, сыртын дугаландырып, ачулы кыяфәткә керү, каршы тору (песи, эт һ.б.ш.). Мин, әүвәлгечә шаяртып, аның күңелен күтәрергә тырышып карасам, сыртын кабарткан мәче сыман пырылдый, тиргәшә башлый, авыр сүз әйтә. Л.Ихсанова; 2) Ачу белән каршы килү, килешмәүчәнлек, ризасызлык күрсәтү. Урал якларында да контрреволюция дулкыны Совет властена каршы сырт кабартты. З.Фәтхетдинов. Кызының клубтан кайтып кергәч тә тырт-пырт йөрүе, сырт кабартулары аңа һич ошамаган, тик ачыну хисе, шик-шөбһә генә кузгаткан иде ---. Э.Касыймов. Сырт каезлау Кыйнау, тукмау, дөмбәсләү. Сыртын чыбыркы белән каезлау. Сырт кую к. сырт бирү (1 мәгъ.). Каһәр генә яусын, дөньясы гел сыртын куя, бернәрсә дә җиңел генә, көрәшсез генә бирелми аңа. Н.Гыйматдинова. Сырт сукмагы белән маташу Ялган сөйләү, намус кушканча эшләмәү. Сырт сынса да сер бирмәү к. сырт сынса да сынатмау. Сырт сынса да сынатмау Ничек кенә кыен булса да, хәлеңне сиздермәү, сер бирмәү. Сырт яру к. сырт каезлау. Сыртны җиргә тидермәү 1) Уңайсыз хәлгә калмау; 2) Хәлеңне сиздермәү, сер бирмәү. Сыртын сындыру 1) Көрәштә көндәшен җиңү; 2) Көрәштә, сугышта һ.б.ш. дошманны тәмам тар-мар итү |