СЫРПАЛАНУ ф. 1) Янда, аяк астында ышкыла-ышкыла уралу. Йомшак кулы белән болын җиле Песи баласыдай сырпаланып, Иркәләнеп сарыла тезләргә. Ә.Сыйтдикова

2) күч. Иркәләнү, назлану. Ә инде шактый зур кыз булып үсеп килгән Язгөлеме, әни назын эзләптерме, һаман Сәнифәгә сырпаланды. Э.Шәрифуллина

3) күч. Куштанлану, ялагайлану, ярарга тырышу; әрсезләнеп иркәләнү, назлану. – Тимирчик, – дип, шундук сырпаланырга кереште Оксана. Р.Мөхәммәдиев

Сырпалана башлау Сырпаланырга тотыну. Юаш, иркә Актырнак Сарбаев (Ифрат аны шулай атый иде) шунда ук койрыгын болгап, чак кына ишетелерлек шыңшып сырпалана башлады. А.Расих

Сырпалана бирү Бернәрсәгә карамастан сырпалану, сырпалануын дәвам итү

Сырпалана төшү Беркадәр, бераз сырпалану

Сырпаланып алу Бераз сырпалану. Ягымлы сүзләрен кызганмый сырпаланып алырга да өлгерде. Р.Мөхәммәдиев

Сырпаланып йөрү Һәрвакыт сырпалану. Фәләх тирәсендә Гасимәнең чамадан тыш сырпаланып йөрүен һич кенә өнәмәгәнлеге әллә кайдан күренеп тора, һәм ул аны яшерүне кирәк тә санамый, юри шулай дорфа кылана иде. В.Нуруллин

Сырпаланып тору Гел, һәрвакыт яки хәзер сырпалану. Илдар күп сөйләшми, эшне коры тота. Янында озаграк сырпаланып тора башласаң: – Булды. Бар, эшеңне кара, – ди. Э.Шәрифуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә