СЫРМА с. 1. Сырган, сырып тегелгән. Туткыл йөзле Борһан, өстендәге сырма пиджак җиңнәрен терсәгенә кадәр сызганып, кызган озынча тимерләрне чүкеп торганда, алачыкка Гыймазов килеп керде. С.Рафиков. – Ә-ә, – диде Денис һәм күн сырма чабуы белән авызын сөртеп алды. М.Хәбибуллин. Әнисе, сырма бишмәтен элгечкә элүгә, улы янына килде. Р.Ишморатова

2. и. мәгъ. Сырып тегелгән, кыска җылы өс киеме. [Хәнәфи] Кабаланып, өстеннән сырмасын, башыннан бүреген салды, әмма аларны элгечкә элеп тормыйча, алгы өйнең ишек төбе сәкесенә генә атты. Э.Касыймов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә