СЫРЛЫ’-СЫРЛЫ с. 1) Сырлары (I) булган. Әнвәр бүлмәгә соклана иде. Җыйнак кына, бер тәрәзәсе бар, шуның астында сырлы-сырлы батарея тезелгән. Х.Камалов 2) күч. Бизәкле, нәкышьләре күп һәм төрле-төрле итеп төшерелгән. Миңа аның әнә шулай олы гәүдәле, зур кеше булуы да, беләкләренең, бармак юанлыгы тамырлардан үрелгән шикелле, ничектер үзалдына сырлы-сырлы булып торуы да бик ошый. Г.Бәширов. Озын-озын өстәлләрдә ниләр генә юк, муллык: сирәк очрый торган кыйбат балыклар, колбасалар, чит илләрдән кайтарткан шәраблар, сырлы-сырлы аракы шешәләре ---. Р.Батулла |