СЫРЛЫ I с. Сыр (I) ясалган, сырлары булган. Бераздан Хәниф абзый сискәнеп киткәндәй булды. Кинәт кенә нәрсәдер исенә төшкәндәй, кулымнан әлеге сырлы тактаны алды, аны саклык белән генә өстәл астына яшереп куйды, аннары тагын каршыма килеп утырды. Г.Гыйльманов. Авыл өенеке кебек кечкенә ике тәрәзәсенә юан, сырлы тимерчыбыктан рәшәткә ясап куелган. М.Маликова. Каенның яфрак кырые пычкы теше кебек сырлы була. К.Латыйпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә