СЫРЛА’У ф. 1) Сырлар ясау. Пәке белән таяк сырлау

2) Сырлар, җыерчыклар хасил итү. Аның маңгаен, күз төпләрен, битләрен сырлаган эре җыерчыклары караңгыланып тирәнәйгәннәр, борын тишекләре киерелгән, шаулатып сулыш алганы ишетелә. Ф.Садриев

3) күч. Сырлы итеп бизәкләү; гадәти сызыкларга боргалап бизәү элементлары кертү. Хатынның чигәсендә, мул булып, иртәнге чык тамчыларын хәтерләткән тир бөртекләре җемелдәшә, йөзен тир чишмәләре сырлаган иде. Ә.Гаффар. [Әнием] Алтын белән сырлаган агач савытка сөт тә сала. Н.Дәүли

4) күч. Тиз-тиз язу; гадәттә вак кына итеп язу. Шулай да ул ниндидер кәгазьләр сырлап тутырды да Рушанның әнисенә кырыс кына итеп әйтеп куйды ---. Р.Мирхәйдәров. Лекция тыңлап, конспект сырлап баш ватмады: иркенләп күңел ачып йөрде. Х.Ибраһим. Матур итеп русча язылган беркетмәгә җыенда катнашкан 159 кеше имзасын сырлый. Т.Нәҗмиев

5) күч. Образлы итеп яисә артык сөйләү турында. Сырлап тормыйча гына әйтү

Сырлап алу Тиз генә сырлау

Сырлап ату Тиз генә яки аннан-моннан сырлау

Сырлап бетерү Барысын да сырлау, сырлауны тәмамлау

Сырлап кую Тиз арада сырлау. Аның читендә [почта кәгазендә] контрразведка башлыгы Кузьмин сырлап куйган кыска резолюция генә бар иде: «Тикшерүне капитан Т.Ә. Мулюковка тапшырырга». З.Фәтхетдинов

Сырлап чыгу Һәрберсен, башыннан ахырына кадәр сырлау

Сырлый бару Бер-бер артлы барысын да сырлау

Сырлый башлау Сырларга тотыну

Сырлый бирү Бернәрсәгә карамыйча сырлауны дәвам итү

Сырлый төшү Беркадәр, бераз сырлау; тагын да сырлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә