СЫРЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. сырлау

2) Җыерчыклану. Аның [Габделбәрнең] авыз тирәсе бер җыела төште, бер җәелеп китте, маңгае җыерчыкланып сырланды ---. Э.Касыймов

3) күч. Назлану, ваклану, кыланчыклану. Ашаганда, анысын яратмыйм, монысын яратмыйм, дип сырлану. Ялындырып сырлану

Сырлана бару Бер-бер артлы сырлану. Ләкин юк, Хәнәфи күңелендә әле һаман иң әүвәл адәмнәр әхвәле, авыллар язмышы тирән буразналар булып сырлана бара һәм... сырланачак та әле! Э.Касыймов

Сырлана башлау Сырланырга тотыну

Сырлана бирү Бернәрсәгә карамыйча сырлануын дәвам итү

Сырлана төшү Беркадәр, бераз сырлану

Сырланып алу Кыска вакыт эчендә сырлану

Сырланып бетү Тәмам сырлану. Хөрмәт, ихтирам белән ул тәбәнәк мәктәпне, пәке белән сырланып беткән кара партаны уеннан кичерде. С.Рафиков

Сырланып тору Гел сырлану, хәзерге моментта сырлану

Сырланып чыгу Сырланган хәлгә килү. Аның ирене әллә ике, әллә өч катлы булып сырланып чыкты. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә