СЫРЛАН и. бот. Кыярчалар семьялыгыннан кытыршы төкчәләр белән капланган орлыклары киемгә, хайван йонына һ.б. ябышып, эләгеп иярә, сырыша торган берьеллык чүп үләне; русчасы: липучка. Беткән анда әрем сабаклары, Мин яратмый торган сырланнар. Н.Баян. Быел чүп үләннәре шәп: сөтле билчән чәчкәгә бөреләнгән, каты билчәннең дә очында шәмәхә кәрзинчәләр, сырлан да чалбар балагына ябыша башлаган, күкчәчәк сабаклары озын, чәчәкләре керфекләнеп ачылырга тора. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә